БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Әниләр көне уңаеннан сезгә тамашачыбыз Илүсә Абдуллинаның «Минем әнием генә» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!

Бәйрәм белән котлыйм, әнием!
Елмай гына, көл генә.
Якты кояштан да җылырак
Минем әнием генә! 

Бәйрәмеңне котлап, әнием,
Үстердем гөлләр генә.
Гөлләрдән дә матуррак
Минем әнием генә! 

Тәмле ашлар белән сыйлый,
Һәммә эшкә өлгерә.
Барысыннан да уңганрак
Минем әнием генә! 

Кайчак шаярып алсак та,
Орыша җинел генә.
Күнеле белән бик тә сабыр
Минем әнием генә! 

Әнием иң әйбәт!-дисәм,
Үпкәләрсез, кем белә?
Бар бала әниле булсын!
Әни бит ул бер генә!

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

        

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...