VK Fest 20 мең кеше җыйды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

VK Fest 20 мең кеше җыйды!

VK Fest 20 мең кеше җыйды!

Казанда узган VK Fest 20 мең кунак җыйды

29 июнь көнне Казанның «Казан» гаилә үзәге янында зур шәһәр фестивале – VK Fest узды. Чарага билетлар ике көн алдан ук сатылып бетте, фестивальдә 20 мең кеше катнашты.
Төп сәхнәдә Баста, ZOLOTO, Элвин Грей, Юлия Савичева, «Комната культуры», «ХЛЕБ» һәм «Три дня дождя» чыгыш ясады. Быел беренче тапкыр читтә икенче сәхнә эшләде – анда Нурминский, GAUGA, ОММАЖ, Ilgiz & Malsi һәм башка популяр татар артистлары чыгыш ясады.
VK Видео стендында ВАЛЯ КАРНАВАЛ, Антон Шастун, Аня Pokrov, Utopia Show һәм башка инфлюенсерлар белән автограф-сессияләр узды. Лекторийда гаилә гадәтләре, спорт һәм Казанның үсеше турында фикер алыштылар. Балалар өчен аниматорлар, мастер-класслар, уеннар оештырылды.

photo_5409183565108868283_y.jpgphoto_5411474066872857199_y.jpg
Фестивальдә шулай ук безнең ТНВ үз мәйданчыгын тәкъдим итте – ул ТНВ, ШАЯН ТВ, Болгар Радиосы һәм Майдан брендларын берләштерде. Кызыклы диджей-сетлар, бәйгеләр, фотозоналар, ШАЯН ТВ геройлары белән очрашулар һәм төп бүләк – VK капсула уйнатылды.

photo_5409183565108868282_y.jpgphoto_5409183565108868281_y.jpg

 VK Fest алга таба Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә узачак. Билетларны vkfest.ru сайтында алырга мөмкин.

Dlp9_RSSzscudi2nwCwVSjx3U6DRiTqtK511vJjySMzHBKDBJyQA6XE50bEGai1urPd1ciWuR0alXtfc-6L_XVIM (1).jpg

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...