Премьера!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Премьера!

Премьера!

«ШАЯН ТВ» каналында премьера! «Тәпи-тәпи нәниләр»! Аш-су дөньясына рәхим итегез! Биш бала төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән танышалар, азык-төлек продуктлары турында күп кенә яңа һәм файдалы яңалыклар беләләр һәм кызыклы биремнәр үтиләр. Алар белән бергә күңелле һәм тәмле ачышларга сәяхәткә кузгалыгыз!

Карбыз кайда үсә? Бал каян алына? Баллы мамыкны нәрсәдән ясыйлар? Бу һәм башка сорауларга фантастик ризыклар илендә яшәүче мультсериалның геройлары җавап бирә. Һәр сериядә дуслар шаккаткыч маҗараларга юлыгалар: бананда йөзәләр яки маршмеллоудан йорт салалар, юеш парк буйлап йөриләр яки шоколадтан фигуралар ясыйлар. Уеннар вакытында алар яраткан ризыкларының ингредиентлары белән дә танышалар. Ә ахырда тамашачыларны яңа белемнәрне ныгыту өчен интерактив тест көтә.

Мультсериалны эш көннәрендә 11:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә карагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...