2 July 2025
2 июль – Этләр көне!
Бүген бөтен дөньяда Этләр көне билгеләп үтелә – кешенең иң тугры, ягымлы һәм шаян дусларына багышланган бәйрәм. Этләр электән кешеләр янында яши. Алар өйне саклый, кешеләргә ярдәм итә, адашканнарны таба, күрмәүчеләрне озата, хәтта хастаханәләрдә авыруларның күңелен дә күтәрә ала. Әмма иң мөһиме – этләр чын күңелдән ярата һәм шатлык бүләк итә белә! Алар кайчан күңелсез икәнне сизә, янга килеп сырпалана, күзләренә карасаң – күңел җылынып китә...Дөньяда бик күп төрле этләр яши: бәләкәй генә чихуахуадан алып зур һәм йомшак сенбернарга кадәр. Әмма токымына карамыйча, һәр эт дус була ала. Алар төрле холыклы – берсе шаян, икенчесе тыныч, кайсыдыр бик уйнарга ярата, ә кайсыдыр кочаклашырга. Һәркайсы – кабатланмас, һәркайсы – кадерле.
Әгәр синең этең бар икән – бүген аны кочаклап ал, тәмле әйбер белән сыйла һәм «рәхмәт, дустым» дип әйт. Ә әлегә этең юк икән – аның рәсемен яса, этләр турында безнең каналдан кызыклы мультфильм кара, яисә эте булган дуска кунакка бар! Әти-әниең белән бергә этләр өчен приютка булышу да яхшы гамәл булыр.
Барлык койрыклы дусларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
Comments: