«Парта» – республикабызның сәхнә йолыдызлары һәм аларның балалары катнашында яңа digital-проект. Программаның алып баручылары – гаҗәеп Гөлназ Сәфәрова һәм аның улы Айдан Мухин килгән кунакларга мәктәп программасыннан төрле сораулар бирәләр. Катнашучылар белемнәрен төрле өлкәләрдә сынап карыйлар: музыка, мәдәният, тел һәм сәнгать. Тапшыру интерактив форматта алып барыла һәм бу тамашачыларга уенны карарга гына түгел, ә анда актив катнашырга, үз белемнәрен тикшереп карарга да мөмкинлек бирә.
Әлеге проект ата-аналар һәм балалар арасында элемтәне җайга салырга, балаларга карата дустанә мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә.