«Баллы үзән серләре» мультсериалы ВКонтактеда! Баллы үзән — диңгез ярындагы шәһәрчек. Анда пешерергә оста керпе Мари, матур киенергә яратучы төлке Люси һәм яхшы күңелле аю баласы Фил һәм башка персонажлар яши. Әмма кайчагында геройларның тыныч тормышларын сәер вакыйгалар боза. Алар күп кенә аңлашылмаучанлыкка һәм хәтта ызгышларга да китерә. Күршеләренә ярдәмгә акыллы ябалак Софи һәм аның ярдәмчесе — тиен Чинк ашыга. Тиен көндез булган вакыйгаларны фотога төшерә һәм дусты ябалакка күрсәтә, чөнки Софи — төнге кош һәм тәүлекнең якты вакытын йоклап уздыра. Чинк төшергән фотосурәтләрне карап, ябалак серле хәлләрне чишәргә омтыла.
«Баллы үзән серләре»







«Баллы үзән серләре»
«Баллы үзән серләре»