«Крутикслар»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Крутикслар»

«Крутикслар»

Чит планета күсесе Зигги һәм аның сеңлесе тиен Руби суперкөч чыганагын - акыллы астероид Шустрикны аулыйлар. Җирдә Шустрик мәче Солны һәм эт Ройны суперсәләткә өйрәтергә өлгергән инде. Хәзер исә Зигги белән Руби җәнлекләрне космоска алып менеп, Галәм серләрен ачарга җыеналар.

Миллион еллар элек Җирдән киткән динозаврлар тарафыннан булдырылган тулы бер Планеталар Союзы бар икән. Йолдызлы Академия директоры тираннозавр Шикайзер Солны һәм Ройны кадетларга кабул итә, ә Зигги һәм Руби җир хайваннары өчен җаваплы итеп билгеләнә.

«Крутикслар» дип аталган әлеге дүрт кешедән торган команда теләсә нинди супергерой маҗараларына әзер! Төрле планеталарда яшәүчеләргә ярдәм итү, Шустрикны эзләү яки серле явыз Тимер Гарпия белән сугыш – боларның барысын да сез «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз!