29 сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелде! Йөрәк сәламәт, нык булсын өчен ниләр ашарга? Кул астында булган, җайлы ризыклар белән танышып китик!
1. Иртәнге аш ашарга;
2. Туклану рационы төзергә;
3. Көн саен бер үк вакытта ашарга;
4. Физик күнегүләр ясарга, йоклар алдыннан саф һавада йорергә;
5. Витаминнарга бай булган ризыклар ашарга;
6. Үлән чәйләре эчәргә.
Организмга керергә тиешле иң кирәкле минераллар - калий, магний һәм йод. Калий организмда су балансы өчен җавап бирә. Ул түбәндәге ризыкларда бар:
* Яшелчә: кыяр, кәбестә, петрушка, бәрәңге, кавын, карбыз;
* Җиләк-җимеш: әфлисун, банан, мандарин, виноград, алма, абрикос, җир җиләге, гөлҗимеш, карлыган;
* Кара ипи;
* Чикләвек;
* Солы, тары ярмалары.
Магний исә мышцаларны йомшарта, артериаль басымны нормальләштерә. Ул түбәндәге ризыкларда очрый:
* Кәбестә;
* Лимон, грейпфрут, алма, абрикос, банан;
* Балык, креветка;
* Борчак, фасоль;
*Сөт, эремчек.
Йод түбәндәге азык-төлектә бар:
* Йомырка;
* Яшелчә: кишер, әче торма, шпинат, томат, бәрәңге, кәбестә;
* Җиләк: кара карлыган, каен җиләге, виноград.
* Диңгез ризыклары: креветка, устрица, диңгез кәбестәсе, краб, диңгез балыгы.
Әгәр йөрәгегез борчып тора икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Юкка гына: «Йөрәк кешенен яшәү моторы», - дип әйтмиләр!
Комментарийлар: