Күпләр авыз ачып, иснәп утырган кешенең йокысы килә дип уйлыйлар. Бер яктан әлеге фикер дөрес..
Безнең баш мие яхшы эшләсен өчен, аңа күпмедер күләмдә һава кирәк. Ләкин кайбер вакытта: кысан бүлмәдә, дулкынландыргыч мизгелләрдә баш миенең һавага мохраҗлыгы арта һәм ул безгә “һава җитми” дип сигнал бирә. Шул вакыт без авызны ачып иснибез. Иснәгәннән соң безнең организмга өстәмә һава керә, шуннан соң безнең баш мие “уянып” , “иркен сулап” куя.
Күптән түгел галимнәр безнең ни өчен иснәгәннең тагын бер үзенчәлеген тапканнар. Кайбер вакытта безнең баш мие шуның кадәр тиз эшли башлый һәм аны әз генә суытырга кирәк була. Беләсеңме ул вакытта баш мие нишли? Дөрес, ул безгә һава суларга фәрман бирә.
Белгечләр фикеренчә, иснәү организм өчен бик файдалы. Чөнки без өстәмә һава сулап: организмы тынычландырабыз, баш миен әз генә булса да суытабыз, упкәләребезнең эшен дә җиңеләйтәбез, шулай итеп кәефебезне дә күтәрәбез.
Шуңа күрә белгечләр иснисең киләгән вакытта тыелып тормаска куша.
Әйдә, рәхәтләнеп бер иснәп ал әле...
Комментарийлар: