«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект - «Яраткан шигырь»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект - «Яраткан шигырь»!

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект - «Яраткан шигырь»!

«ШАЯН ТВ» каналында шигырь сөючеләр өчен өр-яңа проект! 12 ноябрьдән зәңгәр экраннарга «Яраткан шигырь» тапшыруы чыгачак!

Әлеге проект балаларга шигырьләр аша татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, бай мирасы һәм мәдәнияте белән танышырга ярдәм итә. Балаларда кечкенәдән шигърият аша татар милләтенә, татар теленә мәхәббәт уяту мәдәни, рухи кыйммәтләрне саклауга этәргеч булып тора. Проект классик шагыйрьләр белән беррәттән заман шагыйрьләренең әсәрләрен популярлаштыра, шулар аша балаларда татар шигъриятенә кызыксыну уята.

Проектның максаты – татар халкының әдәби мирасын һәм татар телен пропагандалау. «Яраткан шигырь» татар шигърияте аша татар теленә, татар халкына, туган җиргә мәхәббәт уяту, әхлак тәрбиясе бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул нәфис сүз аша балаларда татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли, татар язучыларының иҗаты белән таныштыра.

Шигырьләрнең темалары тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләр, тарих һәм әдәп-тәрбия белән бәйле. Проект һәр шигырьне тулаем ача, җанландырып халыкка җиткерә. Һәр әсәр фильм итеп тәкъдим ителә, лирик герой һәм образларның гаҗәеп серле дөньясына алып керә. Шуның белән бергә, туган илебезнең бөтен матурлыгы, без белмәгән искиткеч күренешләре ачыла.Тапшырның аудиториясе исә чикләнмәгән, аны төрле яшьтәге балаларга, шул исәптән, гаилә белән дә карарга була.

Әлеге проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» каналы гамәлгә ашыра. Бу проект балалар тарафыннан татар телен, мәдәниятен саклап калуга һәм аны үстерүгә нигез әзерли.

«Яраткан шигырь» проектын һәр шимбә көн дәвамында «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...