«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Күпләребезнең өйләрендә тәрәз төбе саен яран гөл үсә. Аның чәчәкләре күзләрне иркәли, хуш исеннән бүлмәләр сафлана. Яранны бүлмә гөлләре арасында иң популяры дип бернинди арттырусыз әйтергә була. Яран гөлнең - өй докторы икәнен белә идегезме әле? Ул искиткеч уникаль үзлекләргә ия:

* Яранның исе баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә, ә аның эфир маен мигрень булганда чигәләргә сөртергә киңәш итәләр.

* Йокыны җайга сала, ярсучанлыкны һәм нерв киеренкелегеннән котылырга булыша.

* Микроэлементларның уникаль тупланмасы яранга тирә-ягындагы һаваны дезинфекцияләргә ярдәм итә.

4.jpg

* Салкын тигәндә, тамак авыртканда, ютәл җәфалаганда, кан басымы уйнаганда, тәндә яралар, тән пешүләр күзәтелгәндә, депрессия вакытында кулланалар аны.

* Бөҗәкләрне куркыта. Яран чәчәк аткан өйдә черки, чебен һәм көя күбәләкләре булмый.

* Яран гөле өйдәге гармонияне саклый дип санала. Мондый йортны кара көчләр урап уза икән. Әмма гөл сула башласа, туганнарның берәрсе катлаулы чир белән авырый башлаячак дигән ышану да бар.


Әйдәгез, яранны куллану буенча берничә рецептка тукталыйк.

1. САЛКЫН ТИЮДӘН: 1 литр суга 25 гр яран яфракларын салып, 10 минут кайнатасың. Шул су белән тамакны чайкатсаң, салкын тию бик тиз үтә.

2. ТОМАУДАН: яран яфраклары согын борынга тамызып, томау төшүдән котылырга була.

3. ТЕШ СЫЗЛАГАНДА, яфракларны чәйнәргә кирәк.

4. КАН БАСЫМЫННАН: яран яфрагын беләзек турысына куеп, кан басымын җайларга мөмкин. Аның өчен яфракны кулда угалап, бераз суын чыгарырга кирәк.

5. ТИРЕ ӨЧЕН: яранның эфир майлары тирегә уңай тәэсир итә, төрле тимгелләрне бетерә. Шулай ук ярадагы үлекләрне суыра, пешкән, янган тирене тизрәк төзәтә.

6. ЧӘЧЛӘРГӘ: яран төнәтмәсе кулланып юсаң, чәч коелмый башлый.

7. ЙОКЫСЫЗЛЫКТАН интегүчеләргә дә булыша. 10 яфракны 1 стакан кайнар суга салып,1 сәгать салкын урында тотасың. Стаканның өчтән бер өлешен эчсәң, рәхәтләнеп йоклыйсың.

8. АРУЛАРны бетерә, кәефне күтәрә: стресс, депрессиядән котылыр өчен яран яфрагын кулда уарга кирәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...