30 Декабрь 2022
Дуслар, 31 декабрь көнен «ШАЯН ТВ» каналы белән бергә үткәрергә чакырабыз! Иртәдән кичкә кадәр яраткан каналыбыз сезнең өчен бик күп сюрпризлар һәм күтәренке кәеф әзерләде! Иң популяр мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, эчтәлекле сериаллар һәм гаҗәеп премьералар – боларның барысы да бәйрәм эфирында!
«Тау кәрләләре» сериалының премьерасын 08:10 сәгатьтә, «Чебурашка. Бәйрәм сере» мультсериалын 10:10 һәм 15:40, «Умка чыршы бәйрәмендә» 13:25 һәм 19:00, «ШАЯН балачак – 2022» бәйрәм концертын 15:50 һәм 01:10 сәгатьләрдә карагыз!
Шулай ук 12:00 һәм 00:00 сәгатьләрдә грандиоз Республика Яңа ел чыршысы да күрсәтеләчәк!
Яңа елга бергә керик!
Комментарийлар: