«ШАЯН ТВ» каналы нәни хыялыйны кунак итте!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы нәни хыялыйны кунак итте!

«ШАЯН ТВ» каналы нәни хыялыйны кунак итте!

30 декабрь көнне, Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында, «ШАЯН ТВ» каналы үзендә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары Эдуард Фәрид улы Хәйруллин җитәкчелегендә нәни хыялый Михаил Санталовны һәм аның әбисе Татьяна Марковнаны кунак итте.

Кунакларны каналның төп герое Шаян һәм «ШАЯН ТВ» алып баручылары күңелле итеп каршы алдылар, алар белән бергә фотога төштеләр һәм нәни кунакның күңелен күрделәр.

Экскурсия барышында алар «ШАЯН ТВ» каналы студиясе буйлап сәяхәт иттеләр, берсеннән-берсе масштаблы проектлар, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан таныштылар, аралаштылар. Шулай ук дубляж студиясендә дә кунакта булдылар. Әлеге студиядә дә эшнең иң кызган чагына туры килделәр, популяр мультсериалларны тәрҗемә итү һәм төшерү серләренә төшенделәр.

Моннан тыш, кунаклар «Болгар радиосы»на да сәяхәт кылдылар, радионың эшчәнлеге белән таныштылар.

Акция кысаларында тагын бер хыялыйның теләге тормышка ашты. Каналның тугры тамашачысына Татарстан Республикасы Президентыннан ноутбук, йомшак уенчык, баллы бүләкләр, һәм «ШАЯН ТВ» каналыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...