Яңа елга чыршыны ничек бизәргә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Яңа елга чыршыны ничек бизәргә?

Яңа елга чыршыны ничек бизәргә?

Декабрь җитте исә күңел Яңа елны көтеп яши башлый. Кыш бабай, Кар кызы, чыршы – бәйрәмнең күрке.

Яңа ел чыршысын бизәү гадәте ерак тарихка барып тоташа. Беренче чыршы уенчыклары фигуралап ясалган прәннек, печенье яки конфетлар булса, аннары аларны ялтыравык сипкән чыршы күркәләре, кәгазьдән, мамыктан ясалган чәчәкләр алыштыра. Бераздан картоннан ясалган уенчыклар, челтәрләр белән бизәлгән курчаклар, клоуннар барлыкка килә.

Ә чыршыны шарлар белән бизәү гадәте каян килгән соң? Риваятьләргә караганда, Германиядә чыршыны алмалар белән бизәргә яратканнар, ә бер елны алман илендә алма уңышы аз була. Һәм кешеләр пыяла алмалар ясатырга пыялачыларга мөрәҗәгать итәләр. Шуннан бирле чыршыларны шарлар белән бизәү гадәте яшәп килә.

10.jpg

Бүгенге көндә инде уенчыкларның ниндиләре генә юк! Кибеткә чыгып җаның теләгәнен сайлыйсың да урман гүзәлен күз явын алырлык итеп бизәп тә куясың. Бу эшне никадәр иртәрәк башкарсаң, шулкадәр озаграк бәйрәм хисе тоярсың, ди белгечләр.

Куян яисә Мәче елында чыршыны барлык салават күпере төсләре белән дә бизәргә мөмкин. Артык караңгы гаммаларны кертмәскә киңәш итәләр. 2023 елга чыршыны ничек һәм нәрсә белән бизәргә?

1. Чыршы бизәргә җыенгансыз икән – һәр уенчыкны, һәр шарны кулыгызда озаграк тотыгыз. Һәр яңа ел уенчыгында тылсым яшерелгән!

2. Яңа елга чыршыны матур итеп бизәр өчен, аңа дөрес урын сайларга кирәк. Купшы чыршыны кечкенә бүлмәгә куймагыз, ә кечкенәләрне зур бүлмәгә урнаштыру дөрес булмас.

3. Гирлянданы иң башта элеп куегыз. Аннан соң эленгән уенчыклар матур итеп балкып торыр.

7.jpg

4. Зур чыршы өчен зур уенчыклар сайлагыз.

5. Охшаш уенчыкларны бер тирәгә элү шулай ук матур булмас.

6. Чыршының иң күренә торган урынына бу елның символын – Куян фигурасын элеп куйсагыз да була. Яисә аны Кыш бабай һәм Кар кызы урынына чыршы астына да куйсагыз була.

7. Йомгаклау этабы булып, мишура һәм ялтыравыклар тора.

8. Чыршы төбенә матур итеп төрелгән бүләкләр тезеп куйсагыз да була.

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...