«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Әгәр хөрмәне сайлый белеп сайласаң, дөньяда аннан да тәмле нәрсә юктыр кебек тоела. Үзе тәмле, үзе баллы. Туклыклы булуы белән беррәттән, ул әле витаминнарга да бай. Кеше 10 айдан артык хөрмә белән генә тукланып тора ала. Бу җимештә организмга кирәкле бөтен элементлар да бар.

* Өлгергән хөрмәдә бета-каротин күп, ә ул күзләрне яхшырта. Шул ук бета-каротин сулыш юлларын яхшырта, бронхит һәм пневмония барлыкка килүдән саклый.

* Йөрәк нык булсын өчен, хөрмә ашагыз. Аның составындагы калий йөрәк мускулларын һәм кан тамырларын ныгыта. Шул ук вакытта кан басымын да көйли.

* Ашказаны авыртканда да хөрмә ярдәмгә килә.

* Хөрмә ярдәмендә яраларны да эшкәртергә мөмкин. Өлгергән хөрмәне пешкән урынга куеп торсаң, ул урын бик тиз төзәлә.

хормэ.jpg

* Хөрмәдәге магний организмнан тозларны чыгарырга, бөерләрне чистартырга булыша.

* Хөрмәдә анемиядән файдалы булган тимер белән беррәттән, башка бик файдалы микроэлементлар да бар.

* Хөрмә йөрәк авыруларыннан, кан басымы югары күтәрелүдән интегүчеләргә бик файдалы, чөнки анда калий күп.

* Хөрмә тамак авыртканда да ярдәм итә. Тамакны берничә көн буе хөрмә суы һәр бер стакан җылы су кушылмасы белән чайкасагыз, тамак авырту тиз үтәр.

* А һәм С витаминнары күп булу аркасында ул иммунитетны ныгыта, хәтерне яхшырта

Хөрмә инсульт барлыкка килү куркынычын киметә. Көн саен аз-азлап хөрмә ашау бу чирнең барлыкка килү ихтималлыгын 40 процентка киметә.

* Ул депрессиядән арындыра. Көненә бер хөрмә ашасагыз, организмыгызны магнийга баетыр, нервларны тынычландырыр, йокыны яхшыртыр. Фруктоза һәм глюкоза кәефне күтәрә.

* Хөрмә җимеше яраткан кешеләрнең тешләре һәм казналыклары нык була.

* Хөрмә — авыртуны басучы җимеш. Хөрмә антибактериаль эффектка ия, шуның белән ул инфекцияләрнең активлыгын киметә, нәтиҗәдә авырту да басыла.

Хөрмәне сатып алганда аның өлгергәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Йомшагы куе кызыл төстәге сортлар «королёк» яки «шоколадлы хөрмә» дип атала. Бу җимешләр татлырак була. Өлгермәгән җимешләр, составында танин матдәсе булганлыктан, авызны бөрештерә. Бу тәмнән котылу өчен аны туңдыргычка куеп торырга кирәк. 12 сәгать эчендә ул йошак һәм баллыга әйләнер.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...