14 Октябрь 2022
- Бүген нинди көн?
- Бүген.
- Бүген минем яраткан көн!
Винни-Пух – сезнең дә иң яраткан мультфильм героегыздыр, мөгаен! Бүген исә аның туган көне билгеләп үтелә! Аю баласы Винни маҗаралары балалар өчен генә түгел, шулай ук өлкәннәр тарафыннан да яратып кабул ителде.
* 1926 елның 14нче октябрендә Алан Милннын «Винни-Пух маҗаралары» исемле китабы беренче тапкыр басылып чыга.
* 1960-1970 елларда, Борис Заходер тәрҗемәсендә бу повесть дөнья күрә, ә аннары «Союзмультфильм» студиясе фильмнары ярдәмендә Винни-Пух мультфильм бик популярлаша.
* 1991 елда бу сөйкемле аю баласы татар телендә сөйләшә башлый.
* Ә бүген бу персонажга 96 ЯШЬ ТУЛА.
Комментарийлар: