Велосипедта йөрегез!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Велосипедта йөрегез!

Велосипедта йөрегез!

Җәйге чорда иң файдалы транспорт - велосипед. Ул мускулларны күнектерә, ныгыта, иммунитетны күтәрә, йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш юлларына файдалы. Шулай ук кәефне күтәрә һәм йокыны яхшырта.

Бөекбритания галимнәре велосипедның җәяү йөрүдән файдалырак икәнен ачыклаган. Велосипедта барганда барлык мускуллар хәрәкәткә килә. Велоспорт балага тигезлек сакларга, координациясен яхшыртырга булыша, аякларын ныгыта.

Велосипедта йөрү ябыктыра, матдәләр алмашын яхшырта, стресстан саклый, ерактан начар күрүне, варикозны кисәтә. Велосипедта тизлекне сәгатенә 15-20 километрдан арттырмаска кирәк.

Әгәр велосипедта йөрү мөмкинлеге юк икән, өйдә мондый кунегү ясарга була. Каты, тигез өслеккә ятарга һәм аякларны велосипед педален әйләндергән кебек 15 секунд алга таба әйләндерергә, 10 секунд ял итәргә һәм артка таба әйләндерергә кирәк. Әлеге күнегүне көнгә 2-3 тапкыр даими эшләсәгез, файдасын күрерсез. Ул мускулларны күнектерә һәм ябыгырга булыша.

Җәйнең бары тик бер генә ае калып бара! Җылы көннәрне саф һавада, файдалы итеп үткәрергә ашыгыйк!

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...