«Утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү»

«Утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү»

«ШАЯН ТВ» каналы балаларны киңкырлы, олуг шәхесләр, үз эшләренең осталары белән таныштыруны дәвам итә. Бу атнада бездә кунакта Рамил хәзрәт Юнысов булды.

Дин белгече Рамил хәзрәт белән балалар  ураза һәм аны тотуның тәртибе турында сөйләштеләр. Ураза – ул тыелып тору дигән сүз. Ул ашаудан гына баш тарту түгел, ә күзеңне, колагыңны ялган гайбәтләрдән, буш сүзләрдән тыю да икән. Уразаны 12 -13 яшьтән алып тотарга мөмкин. Ләкин кеше авырса, озын сәфәргә чыкса, авыр эштә эшләсә һәм өлкән яшьтә булса, аның уразаны тотмаска хакы бар.

«Ураза тоткан вакытта һәр кеше үзенә яраклы һәм кирәкле ризык сайлый. Мисал өчен, кемдер майлы яисә камыр ризыкларын ашамаска мөмкин. Шул ук вакытта ураза тотучыларның укуларына һәм эшләренә зыян килмәсен өчен, яхшылап ашау кирәк, - ди Рамил хәзрәт. – Ә менә ялгыш онтылып китеп ашаган очракларда, ураза бозылмый. Чөнки Аллаһы Тәгалә сине ни өчендер кызганып ашаткан. Ураза тотуның савабы күп дибез. Ләкин, иң беренче чиратта, утыз көн буе ураза тоту ул – үз-үзеңне җиңү».

Рамил хәзрәт «ШАЯН ТВ» студиясенең киләчәге озын һәм эшләре уңышлы булсын дип, изге догалар укыды.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...