«Соңгы кыңгырау»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Соңгы кыңгырау»

«Соңгы кыңгырау»
Бүген 11 нче сыйныф укучылары өчен иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Чөнки бүген алар өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та һәм шул ук вакытта авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы.

«Балачак тәмамланды», — дип,
Хәбәр итә кыңгырау.
Гомер буе озатып барыр
Бу тылсымлы яңгырау 

Бүген бит ул сезнең өчен
Яңгырый соңгы кабат.
Әнкәй фатихасы төсле,
Иңнәргә куеп канат.

Уңышлар сезгә 11 нче сыйныф укучылары! Сәлам белән «ШАЯН ТВ».

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...