Укытучыларның Республикакүләм форумы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Укытучыларның Республикакүләм форумы

Укытучыларның Республикакүләм форумы

Бүген, 16 августта, «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында мәгариф хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» Республикакүләм форумы узды. Форумда татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Чара кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, татар телен, мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен санлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, методик мастерскойлар оештырылды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты фәнни хезмәткәрләре, тәҗрибәле укытучылар чыгыш ясады.

Көннең икенче яртысында исә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узды.

Әлеге форумда «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Кунакларны мәгариф өлкәсенә караган проектлары белән таныштырды. «ШАЯН Әлифба» проекты мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен дә зур ярдәмлек ролен үти, кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып тора. Аны инде укытучылар актив рәвештә кулланалар. Проект белән shayantv.ru сайтында танышырга була.

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...