Тукай атналыгы: «Ай һәм кояш».

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тукай атналыгы: «Ай һәм кояш».

Тукай атналыгы: «Ай һәм кояш».

    Дуслар, сезне бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән танышырга чакырабыз. Атна дәвамында аның әсәрләре турында кызыклы фактлар чыгып барачак. Бүген «Ай һәм кояш» шигыренә тукталыйк. Әкияти картина тудырылып язылган шигырьне укыйк әле. Сезнең дә алтын бишектә йоклап карыйсыгыз киләме?
     Шигырь беренче тапкыр «Балалар күңеле»ндә (1909 елда) басылган. Кызганыч, кулъязмасы сакланмаган.   

 
 Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.


Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
— Торыгыз! — ди, — уянырга вакыт җитә!

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай;
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.



Уяндисә — уянды исә.
Мәгърибкәчә — кояш баткангача.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...