Кытай теле көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кытай теле көне!

Кытай теле көне!

Кытай теле дигәч, күпчелек кеше аны иң киң таралган, шул ук вакытта иң авыр тел дип уйлый. Болар аның бердәнбер үзенчәлекләре генә түгел.

20 апрель, кытай теле көне уңаеннан, кызыклы фактлар тәкъдим итәбез!

-  Кытай телендә якынча 1,4 млрд кеше сөйләшә;

-  Кытай теле – иң борынгы телләрнең берсе. Безнең эрага кадәр 14 гасырда язылган язу үрнәкләре табылган.

- Кытай теле диалектларга бай. 10 диалекталь төркем бар. Аларның аермалары шундый зур, бер провинция халык башкаларны аңламаска да мөмкин;

- Кытай телендә 100 меңләп иероглиф барлыгы билгеле. Аларның кайберләре кулланылмый да диярлек. 8-10 мең иероглиф ярдәмендә заманча текстларны укып була. Ә көндәлек тормышта куллану өчен 500-1000 иероглиф та җитә.

- Кытай телендә бер авазны биш төрле итеп әйтергә мөмкин. Музыкаль тел дип әйтергә мөмкин аны.

- Шул ук вакытта бу тел башкалардан гади грамматикалы булуы белән аерылып тора. Фигыль төрләнми, заман төрләре, күплек сан юк, тыныш билгеләре бик аз кулланыла. Интонация һәм иероглифлар күплеген исәпкә алмасак, кытай теле бик җиңел булыр иде.

- Шулай «әйе» һәм «юк» сүзләре дә юк бу телдә. Күләмне күрсәтү өчен дә махсус билгеләр кулланыла. Әйтик, «алты алма» дигәндә, сан белән исем арасына «个» куела. Мондый билгеләр кытай телендә 240ка якын.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...