Мәскәүнең татар мәктәбендә...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Мәскәүнең татар мәктәбендә...

Мәскәүнең татар мәктәбендә...

 Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбендә көрәш буенча XII төбәкара турнирның җиңүчеләре билгеләнде.

Мәктәп директорының тәрбия эшләре һәм социализация буенча урынбасары Анбяр Кармеев әйтүенчә, турнир 12нче мәртәбә уздырыла. Быел ул Муса Җәлил тууына 113 ел тулуга багышланган. “Быелгы турнирда 80гә якын укучы катнашты”, - диде ул.

“Турнирда төрле регион укучылары, Олимпик резервка керүче спорт мәктәпләре вәкилләре катнашты. Мондый чара укучылар арасында зур кызыксыну уята, катнашучылар саны ел саен арта бара”, - диде Анбяр Кармеев.

Быел беренче тапкыр турнирда кызлар да көрәшкән.

Командаларның барлыгы ничә призы урын ауына карап урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 

  • беренче урында – Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбе
  • икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылы командасы
  • өченче урынга исә Мәскәү шәһәренең 695нче мәктәбе лаек булды.


«Татар-информ», Наилә Исхакова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/17/181030/

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...