Бездә рәхәт, бездә бәйрәм!
«ШАЯН ТВ» каналы ачылганнан бирле, безнең балалар илендә көн саен бәйрәмнәр, чаралар үткәрелә, мәртәбәле кунаклар килә.
Бүгенге көн дә башкалардан аерылып тормый. Ләкин ул Безнең өчен аеруча мөхим һәм шатлыклы.
Бүген, 19 февраль көнне, «ШАЯН ТВ» балалар каналының студиясе ачылды. Хәзер инде Шаяннар дөньясын түгәрәк дип әйтергә дә була.
Шул уңайдан сөенечебезне бүлешергә һәм тантаналы рәвештә студиябезне ачарга Әхмәт улы Әсгать абый Сәфәров үзе килде.
Әсгать абый безнең Шаян һәм Биби белән таныш иде, ә бүген исә ул безнең башка алып баручылар белән дә очрашты. Аны алар белән танышырга гына килгән дип уйласагыз, Сез бик ялгышасыз. Әсгать абый студияне ачканнан соң, яшь алып баручыларыбыз җиң сызганып эшкә керештеләр.
Комментарийлар: