Ял көннәрендә «Тру һәм аллы-гөлле патшалык» мультсериалын карагыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ял көннәрендә «Тру һәм аллы-гөлле патшалык» мультсериалын карагыз!

Ял көннәрендә «Тру һәм аллы-гөлле патшалык» мультсериалын карагыз!

«Тру һәм аллы-гөлле патшалык» мультсериалының төп герое Тру - әкиятнең үзендә, төрле сөйкемле һәм тылсымлы геройлар яшәгән аллы-гөлле патшалыкта яши.

Бары тик батыр йөрәкле Труның гына үзенчәлекле сәләте бар: ул теләкләр агачын активлаштыра белә, аның ярдәмендә теләсә нинди проблемаларны хәл итәргә омтыла. Ә мәшәкатьләр патшалыкта бик еш булып торалар!

Бу игелекле хезмәттә һәрвакыт кызның тугры дусты - Бартлби исемле кара мәче озата бара. Ул үз-үзенә бик ышанган, күп сөйләшергә яратмый, ләкин еш кына төрле юк-барга игътибарын юнәлтә, мәсәлән, балык печеньеларына! Әмма нәкъ менә Бартлби Труны дөрес карарлар кабул итәргә илһамландыра белә.

тру2.jpg

Мондый гадәти булмаган ил белән аллы-гөлле патша идарә итә - очсыз-кырыйсыз яхшылык һәм оптимизм белән тулы мәзәк персонаж. Аңа ничә яшь икәнен берәү дә төгәл белми, әмма патша, чыннан да, бик зирәк.

Әлеге кызыклы геройларны нинди маҗаралар көтә, һәм алар нәрсәгә өйрәнә алачаклар? Бу сорауларга җавапны сез ял көннәрендә «Тру һәм аллы-гөлле патшалык» мультсериалын карап белә алырсыз!

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...