ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Ябалаклар, әлегә кадәр өйрәнелеп бетмәгән кошлар, дөньяның бик күп илләрендә очрыйлар. Аларны югары интеллект, хәйлә һәм ерткычларны аулау өчен кирәк булган зирәклек берләштерә. Бу кошлар, төннәрен ояларыннан чыгып, теләсә нинди корбанны да тавышсыз гына аулый алалар.

* Бу кошлар Антарктидадан кала барлык континентларда да очрыйлар.

* Дөньяда барлыгы ике йөздән артык ябалак төре бар.

* Аларның колаклары башка кошларныкына караганда үткенрәк.

ябалак2.jpg

* Ябалаклар күзләре белән хәрәкәтләнә белми, шуңа күрә аларның башы бик хәрәкәтчән. Алар башларын хәтта 270 градуска кадәр борырга сәләтле.

* Сулыш алганда әлеге кошларның күз алмалары даими рәвештә хәрәкәт итәләр: я киңәяләр, я кысылалар.

* Барлык ябалаклар да төнге яшәү рәвеше алып бармыйлар. Мәсәлән, ак ябалаклар көндез ауга чыгуны өстен күрәләр.

* Ябалакларның төнлә ауга чыга торганнары табышларын куркыту өчен, еш кына каты тавыш белән кычкыралар. Алар бик караңгы төнне күрмәскә дә мөмкиннәр, шуңа күрә корбаннарына тавышлары буенча һөҗүм итәләр.

*Ябалакларның иң яраткан ризыгы - керпеләр, аларны ябалаклар тырнаклары ярдәмендә энәләреннән арындыралар.

ябалак.jpg

* Бу кошларның күбесе берничә айга кадәр сусыз яши ала.

* Ябалаклар тавыш-тынсыз гына очалар, чөнки тиз хәрәкәт итүче табышка алар бик акрын якынлашырга тиешләр. Моның өчен ябалакларга киң канатлар хас, бу аларга канат кагулар санын киметергә мөмкинлек бирә.

* Кимерүчеләр белән тукланучы ябалаклар ел буена мең тычкан ашарга мөмкин.

* Ябалакларга хәтта бөркетләр дә һөҗүм итәргә куркалар, чөнки аларның бу көрәштән җиңүче булып чыга алачакларына ышанычлары юк.

* Әлеге кошлар 3 кашка ия. Һәр кашның үз функциясе бар: берсе – күзләрне йому өчен, икенчесе йокы өчен, һәм соңгысы - күзләрнең чисталыгын һәм сәламәтлеген саклау өчен кулланыла.

*Бу кошларның кайбер төрләре 30 елга кадәр яшәргә мөмкин.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...