Бәйрәм белән, тәрҗемәчеләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бәйрәм белән, тәрҗемәчеләр!

Бәйрәм белән, тәрҗемәчеләр!

30 сентябрь – халыкара тәрҗемәчеләр көне! Тәрҗемә ярдәмендә төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, бай әдәби мирас белән таныша алабыз.

«ШАЯН ТВ» каналы ярдәме белән, күпме татар баласы үз туган телендә яраткан мультфильмнарын, мавыктыргыч документаль сериаллар, кызыклы тапшырулар карап, тел байлыгын арттыра. Каналыбыздагы тапшыру-мультфильмнарның күп өлешен тәрҗемә ителгәннәр тәшкил итә. Хәзерге көндә «ШАЯН ТВ» каналының тәрҗемә һәм тавышландыру студиясендә 15кә якын тәрҗемәче эшли. 10 ай эчендә йөзгә якын мультфильм һәм документаль сериал, тапшырулар тәрҗемә ителгән. Бу 2700гә якын серия, дигән сүз.

Тәрҗемә эше бик җиңел кебек тоелса да, барыбыз да яратып карый торган мульсериаллар зәңгәр экранга килеп җиткәнче озын юл үтә. Башта аларның текстлары рус яки инглиз теленнән татарчага тәрҗемә ителә. Хаталар калмасын өчен, яхшылап тикшерелә. Аннары тавышландыру башкарыла. Тәрҗемәчегә телләр белү генә җитми, ә хәтернең яхшы булуы, тел байлыгы, җаваплылык, төгәллек һәм түземлелек кирәк. Безнең тәрҗемәчеләр нәкъ шундый! Һәм без аларны һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Җиңел, уңышлы тәрҗемәләр, җаваплы хезмәтегездә сабырлык, хөрмәткә төренеп яшәвегезне телибез!



Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...