«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «Татар сүзе» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен тәкъдим итә. Премиаль фонд 1000 000 сум.

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, татар теле һәм мәдәниятенә ярдәм итү һәм аны үстерү, татар классик әдәбиятын халыкның бай тарихи-мәдәни мирасы буларак саклап калу максатыннан оештырыла. Конкурс милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

«Татар сүзе» берничә категория буенча үткәрелә: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә игътибар итәчәк.

Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшегезне һәм рус яки татар телендә тутырылган анкетаны [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.  

Нигезләмә
Катнашучы анкетасы

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...