Әдәбият соючеләр, ашыгыгыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Әдәбият соючеләр, ашыгыгыз!

Әдәбият соючеләр, ашыгыгыз!

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Әдәбият соючеләр, ашыгыгыз! Бүләкләр саллы! Премиаль фонд 1500 000 сум.

Быел чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнә. Яңа сезонның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Бирегә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре дә үз эшләрен җибәрә ала.

Бәйге берничә яшь категориясе буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, шулай ук иҗади гаиләләр дә катнаша ала.

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасыннан читтә калмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз.

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...