«Сәйлән»! Дүртенче финал!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйлән»! Дүртенче финал!

«Сәйлән»! Дүртенче финал!

«Сәйлән» музыкаль фестиваленең яңа чыгарылышын карарга чакырабыз! Бүген «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында дүртенче финал тапшыруы чыгачак! Соңгы финалны карамый калмагыз!

Без сезне гадәти булмаган җырлар дөньясына чакырабыз! Бу юлы нәни йолдызларыбыз «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленә язылган аранжировкалар белән альтернатив җырлар башкарып, көч сынашачаклар! Аларга һәрвакытагыча татар эстрадасының иң шәп артистлары үз бәяләрен бирәчәкләр. Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, танылган җырчылар Илгиз Мөхетдинов һәм Артур Исламов балаларга төпле киңәшләрен биреп, тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар! Кызу булачак!

18:00! YOUTUBE КАНАЛ! РӘХИТ ИТЕГЕЗ!

 

Шулай ук якшәмбе көнне «ШАЯН ТВ» каналында 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышын карагыз! Ялларны бергә уздырыйк!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...