Бакчаларда кышка рәхәтләнеп сакларлык яшелчәләр өлгерде. Шуларның берсе – ташкабак (кабачки). Яшь ташкабак тәмле дә, аның зур каты орлыклары юк, организм аны бик яхшы үзләштерә. Аларны пешкән, томалап пешерелгән, кыздырылган килеш ашарга мөмкин. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: озак вакытлы термик эшкәртү вакытында яшелчәдәге витаминнар таркала.
* Ташкабакны диетик яшелчә дип атарга була. Ул җиңел үзләштерелә һәм бик сирәк аллергия китереп чыгара, шуңа күрә сабыйларга да иң башта ташкабак пюресы ашата башлыйлар.
* Ташкабакны еш кына савыгып килүче пациентлар, өлкәннәр, мәктәп укучылары рационына кертәләр. Йөз грамм ризыкта нибары 24 калория бар. * Ташкабакның 90 проценты судан тора, шуңа күрә ул су балансын сакларга ярдәм итә.
* Бу яшелчәдә бик күп җепсел бар, ул ашкайнату системасы өчен файдалы һәм туклыклы. Ташкабак шулай ук пектинга бай, кандагы нормаль холестерин дәрәҗәсен сакларга булыша.
* Ташкабакта шулай ук А, С, РР витаминнары шактый күп. Аның составына антиоксидант кушылмалары - лютеин һәм зеаксантин керә, алар күрү сәләтен сакларга ярдәм итә.
* Әлеге яшелчә калийга да бай, ул организмнан артык сыеклыкны чыгарырга һәм тоз алмашуны нормальләштерергә ярдәм итә.
Өстәлдә көн дә яшь ташкабак булсын!
Комментарийлар: