«ШАЯН ТВ»да - субтитрлы тапшырулар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да - субтитрлы тапшырулар!

«ШАЯН ТВ»да - субтитрлы тапшырулар!

2020 елның 1нче гыйнварыннан яңа канун буенча барлык телеканалларда да тапшыруларның 5% өлеше субтитрлар белән чыга башлады. «ШАЯН ТВ» да искәрмә түгел. Ел башыннан эфирга субтитрлаштырылган «Макс Грин һәм килмешәкләр», «Рэй һәм янгын сагы», «Дино төркеме» кебек мультсериаллар чыкты. Хәзерге вакытта «Минифорс Х» мультсериалы өстендә эш алып барыла.

Безнең каналда татарчага тавышландырылган мультсериалларга һәм тапшыруларга русча субтитрлар кую белән плей-лист төзү буенча белгеч Алсу Гәрәева шөгыльләнә. Әлеге эшнең үзенчәлекләре турында Алсуның үзеннән сораштык. «Мультсериалларга субтитрлар кую җиңелрәк, чөнки әзер текст белән эшлисең. Шулай да текстны бераз эшкәртергә, геройларның татарча репликаларына туры китереп җайлаштырырга туры килә, чөнки тәрҗемә, редакцияләү вакытында текст бераз үзгәрә.

Субтитрлар махсус программада куела. Герой әйткән реплика вакытының ахырын, башын билгеләп, текстны шул юллыкка саласың. Субтитрлар бер-бер артлы сузылып китә. Аларны артык озын ясамаска кирәк, чөнки тамашачы укып өлгермәскә мөмкин.

Тапшыруларны субтитрлаштыруга килгәндә, монда бераз кыенрак, күп очракта әзер текст юк, аларны тәрҗемә итәргә, төзәтергә, гадиләштерергә кирәк була. Калган эш мультсериалларга субтитрлар куйганда кебек үк башкарыла. Субтитрлаштыру ишетмәүче һәм начар ишетүче балалар өчен эшләнелә», – диде. Шулай ук безнең каналга бәйле тагын бер ягын әйтергә кирәк. Татарча мультфильмнар караучы балалар аңлашылмаган урыннарын русча субтитрлардан карый ала.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...