Светофор көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Светофор көне!

Светофор көне!

Шәһәр урамнарын светофордан башка күз алдына китерү дә кыен. Алар, беренче чиратта, безнең куркынычсызлыгыбыз өчен кирәк. Бүген - 5 августта Халыкара светофор көне дә билгеләп үтелә.

Иң беренче светофорлар 1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә уйлап табылган. Ул кызыл һәм яшел төстәге яктырткычлардан торган. Утын сүндереп яндырган вакытта сигнал биргән.

Бүгенге көндәге өч төстәге светофорлар 1920 елда Американың Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә барлыкка килгән. Аны британияле Джей Найт уйлап тапкан. Әмма Россиядә светофор 1930 елда гына кулланылышка кергән.

Светофорның өч күзе

Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

 

Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне,

Әйтеп тора өч сүзне:

 

-Кузгалма! – ди Кызыл күз.

-Сабыр! – дия Сары күз.

-Ярый! – дия Яшел күз.

 

Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз:

 

-Кузгалма! – ди Кызыл күз.

-Сабыр! – дия Сары күз.

-Ярый! – дия Яшел күз.

                         Ш. Галиев.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...