«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXV БЕЗНЕКЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXV БЕЗНЕКЕ!

«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXV БЕЗНЕКЕ!

Бүген Казанда, «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXV журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге Республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды! Бирегә иң тәҗрибәле, профессиональ һәм танылган каләм осталары җыелды.

Безнең дә зур сөенечебез бар! «ШАЯН ТВ»ның чираттагы уңышы! Бәйгедә «ШАЯН ТВ» каналы «ПОПУЛЯР БЛОГЕР» номинациясендә җиңү яулады! Ихлас йөрәктән котлыйбыз һәм чиксез горурланабыз! Алга таба да яңадан-яңа иҗат уңышлары, бетмәс илһам чыганагы, бөек үрләр телибез!

Каналыбыз яшь буын журналистларны үстерү, белем бирү һәм тәрбияләү мәйданы булып тора! Бу безнең уртак җиңүебез! Сез, яраткан тамашачыларыбыз булганда гына, без көчле!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...