28 Март 2025
«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал — «Спинфайтерлар»! Риваять буенча, Уцзиньдао манарасында 12 спинфайтер саклана. Аларның һәркайсының үз формасы һәм серле көче бар. Кемдер ныклы ышаныч белән файтерны калтырата һәм аны эшләтеп җибәрә икән, механик җәнлек аның чакыруына җавап бирә һәм аңа ярдәмгә килә. Төрле чорда туган 12 бала әлеге тылсымлы предметлар белән тыгыз бәйләнгән. Алар уйныйлар, көрәшәләр һәм бергә үсәләр.
Бу текә мультсериалны «ШАЯН ТВ»каналында карамый калма!
31 нче марттан 12:15 һәм 20:15 сәгатьтә.
Комментарийлар: