Кояш сугудан сакланыгыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кояш сугудан сакланыгыз!

Кояш сугудан сакланыгыз!

Ниһаять без көтеп алган чын эссе җәй хакимлек итә! Эсселәр сагындырган булса да, аның мәкерле икәнен дә онытмаска кирәк. Җәйге кояш рәхәт һәм шул ук вакытта бик куркыныч та. Үзебезне кояш нурларыннан, эссе сугудан ничек сакларга? Кайбер кагыйдәләр белән танышып китик!

* Төш вакытында, аеруча сәгать 11:00дән 16:00га кадәр аралыкта кояш нурлары астында, урамда йөрмәү яхшы, чөнки бу кояшнын иң актив вакыты.

* Урамда йөргәндә баш киемнәрен кияргә онытмагыз. Кепка, эшләпәләрегезне һәрвакыт үзегез белән йөртегез.

* Өс киемнәрен сайлаганда ачык төсләргә һәм «сулый торган» тукымаларага өстенлек бирсәгез, яхшы булыр.

* Кояш астында йокламагыз, күләгәле урын эзләгез.

* Ачык кояш астында утырмаска, күләгәдә, я зонт астында утыру хәерлерәк.

* Туклану рационында күбрәк җиңел ризыклар - салатлар, җиләк-җимешләр булдырыгыз.

* Су күп эчегез. Кызу һава торышында ул көненә 2-3 литр сыеклыкны тәшкил итәргә тиеш.

* Пешү куркынычы булганда, тәнегезгә кичекмәстән су сибеп, маңгаегызга юеш тастымал салырга ашыгыгыз.

 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...