«ТНВ» каналы яңа сериал төшерә башлады!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТНВ» каналы яңа сериал төшерә башлады!

«ТНВ» каналы яңа сериал төшерә башлады!

«ТНВ» каналы һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе үзенең тамашачылары өчен өр-яңа сериал төшерә башлады. Ул «Алмаш» дип исемләнәчәк. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды белән берлектә тормышка ашырылды.

Бүген исә Теләче районында тантаналы төстә төшерү процессы старт алды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Теләче районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, югарыда әйтеп узган ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов бар иде.

Эшкә керешер алдыннан һәрвакыт тәлинкә вату традициясе бар. Бу җаваплы миссияне «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев үзе башкарды.

«Алмаш» фильмын Алмаз Әкбәров һәм Альберт Шакиров сценарие буенча республиканың берничә районында төшерәчәкләр. Төп рольләр Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәт һәм Искәндәр Хәйруллинга бирелгән. Аның асылында авыл һәм шәһәр тормышы, мәхәббәт, замана проблемалары торачак. Зур мәхәббәт, ә иң мөһиме, Ватанга мәхәббәт турында сериал булачак. Тамашачылар аны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында көзен карый алачак.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...