Шоколад файдалымы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Шоколад файдалымы?

Шоколад файдалымы?

Дустым, сәлам! Синең яраткан ризыгың бармы? Ә менә мин шоколад яратам. Чөнки ул бик тәмле, җитмәсә файдалы да икән. Мин бүген шуның турында белдем. Синең дә беләсең килсә, минем язмамны укы.

Шоколадның барлыкка килү тарихы күптәннән башланган. Беренчеләрдән булып индеецлар какао агачының җимешләреннән эчемлек ясаганнар. Һәм аны “чоколатль” дип атап йөрткәннәр. Бу эчемлек кешеләргә сәламәтлек, акыл һәм көч бирә дип санаганнар.

Соңга таба испаниялеләр бу эчемлекне чәй һәм кәһва урынына куллана башлыйлар. Ләкин аның бәясе бик кыйммәт була.

1657 елда Лондонда беренче “Шоколад өе” ачыла. Европалылар башта шоколадны тәм-том дип ашамаганнар, ә дару урынына кулланганнар. Кайвакыт аны даруханәләрдә сатканнар, табиблар авыруларга дәвалау чарасы итеп биргәннәр. Иң мөһиме-шоколадны артыгыннан күп ашамаска!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...