28 Сентябрь 2020
25 сентябрь көнне “Яңарыш” фондының 10 еллыгына багышланган тантанада "ШАЯН ТВ" каналының алып баручысы Элдар Гыйниятов чыгыш ясады. Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев сәхнәдән яшь коллегабызга истәлекле бүләкләр тапшырды, уңышлар теләде!
Әйтергә кирәк, яшь йолдыз белән Минтимер Шәрип улының бу беренче очрашуы түгел. Күптән түгел, Эльдар Актаныш районы Әнәк авылында узган Беренче Президентыбызның бюсты ачылышы тантанасында катнашып, Минтимер абыйның кечкенә чагын – Миңкәй ролен башкарды.

Комментарийлар: