28 Сентябрь 2020
«ШАЯН ТВ» каналы мәртәбәле кунаклар кабул итәргә ярата! Күптән түгел безнең студиябездә
җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов булды. «Сәйлән» проекты катнашучылары өчен бу онытылмаслык истәлек!
Бәйгенең жюри әгъзасе буларак, ул яшь җырчылар белән тәҗрибә уртаклашты, катнашучыларның чыгышларын бәяләде, файдалы киңәшләр бирде!
Традиция буенча мөхтәрәм кунагыбыз автограф та калдырды. Үзе турында популяр артист: «Яшь, талантлы, өметле җырчы Салават» - дип язып куйды.
Салават Фәтхетдинов катнашындагы чыгарылышны безнең каналда кара!
Комментарийлар: