13 Июль 2022
Бүген бездә кунакта Мәликә Нәбиева булды. Ул Финляндиядә журналистика бүлегендә укый һәм татар теле турында сюжет төшерә. Бүген ул «ШАЯН ТВ»га килеп, каналның татар телендә белем һәм тәрбия бирү, телне үстерү өлкәсендә эшләгән хезмәте белән танышты. Студиябез буйлап сәяхәт итте, төшерү серләренә төшенде, дубляж студиясендә дә кунакта булды. Популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән танышты, алар белән якыннан аралашты.
Әлеге материаллар аның тикшеренү эшенә дә кертеләчәк.
Комментарийлар: