Дуслар, сез үзегез турында бу фактларны белә идегез микән әле? Әйдәгез, бергәләп күз салыйк!
* Төчкергәндә организмның барлык функцияләре дә туктала, хәтта йөрәк тә туктый.
* Хатын-кызларның йөрәкләре ир-атларныкына караганда тизрәк тибә.
* Кеше үзенең 90% төшен оныта.
* Уң кул белән эшләүче кешеләр сулагайларга караганда уртача тугыз елга озаграк яши.
* Кеше кызарганда, аның ашказаны да кызара.
* Теш - кеше организмының үзе төзәлә алмый торган бердәнбер өлеше.
* Кешегә йокыга китү өчен уртача 7 минут вакыт кирәк.
* Хатын-кызлар ир-атларга караганда якынча 2 тапкырга сирәгрәк күзләрен йомып ала.
* Зәңгәр күзле кешеләр башкаларга караганда авыртуга күбрәк сизгер.
* Кешенең күзе 10 000 000 төс аерырга сәләтле.
* Кеше тәүлегенә уртача 4 800 сүз әйтә.
* Ачык күз белән төчкереп булмый.
* Кешенең күзләре тумыштан бер зурлыкта була, ә борын һәм колаклар гомер буе үсә.
Комментарийлар: