Җәйне «ШАЯН ТВ» белән бергә үткәр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җәйне «ШАЯН ТВ» белән бергә үткәр!

Җәйне «ШАЯН ТВ» белән бергә үткәр!

Җәйнең иң рәхәт, иң кызу чагы! Җәйге яллар дәвам итә. Һәр көннең кадерен, һәрбер мизелнең ямен, тәмен белеп каласы килә! Без сезгә берничә файдалы киңәш тә әзерләп куйдык!

* Тәмле-тәмле сый-нигъмәтләр өлгергән чак: җиләк, чия, карлыган, төрле-төрле җимешләр, яшелчә. Быел уңыш бигрәк тә мулдан. Витаминнар туплап калырга өлгер! Бу – бер генә вакыт!

* «ШАЯН ТВ» каналы саф һавада физик күнегүләр ясарга чакыра. «Тиззарядка» тапшыруына кушылып, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз! Урамда телевизор юк, әмма каналны онлайн һәм үзегезгә уңайлы вакытта «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналыннан да карарга була! Җылы көннәрдән файдаланып кал! Бу мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма!

* Көннәр бик кызу тора. Мондый көннәрдә өйдә бераз ял да итәсе килә. «ШАЯН ТВ» каналы премьералар белән сөендерүен дәвам итә! Берсеннән-берсе гаҗәеп мультсериаллар, мавыктыргыч документаль фильмнар, кызыклы тапшырулар һәрберегезнең күңеленә хуш киләчәк!

* Социаль челтәрләрдә вакытыгызны дөрес һәм кызыклы итеп үткәрәсегез киләме? Алайса «ШАЯН ТВ» каналының Вконтакте, Telegram, Rutube һәм YouTube каналларына кушыл! Кызыклы уеннар, викториналар, бәйгеләрдә катнаш, истәлекле бүләкләр от!

* Ә иң мөһиме – җәйгә планлаштырылган иң матур уй-хыялларыңны тормышка ашыр!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...