«ШАЯН ТВ» каналында кара!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналында кара!

«ШАЯН ТВ» каналында кара!

«Мишо белән Робин» мультсериалын карыйсызмы?

Песи баласы Мишо һәм кошчык Робинның һәр көне күңелле маҗаралар һәм гаҗәеп ачышлар белән тулы, чөнки тирә – юнь шулкадәр кызыклы ки, бары тик яхшылап карарга гына кирәк! Рәсем дәресләре алырга мөмкин булган Саескан апаны әйтәсеңме, көймә төзеп һәм шул көймәдә сәяхәткә китәргә уйлаган Кондызнымы, якында гына очратырга мөмкин булган һәм үзенә кыш көненә җитәрлек көзге уңыш запасы җыеп йөрүче Тиеннеме. Әгәр һава торышы саф һавада йөрү мөмкинлеге бирми икән, вакытны өйдә дә күңелле итеп үткәрергә була: чормадагы иске уенчыкларны сүтәргә, тәмле кайнатмалар ясарга яки чын бәйрәм оештырырга!

Әлеге мавыктыргыч мультсериал ярдәмендә сез әйләнә - тирә дөнья турында күп кенә яңалыклар белеп кенә калмаячаксыз, дуслыкның кадерен белергә, тормыштагы кыенлыкларны җиңәргә дә өйрәнәчәксез. Дүшәмбедән җомгага кадәр 14:15 һәм 22:15 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында «Мишо белән Робин» мультсериалын карагыз!

 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...