«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: балалар өчен – «ШАЯН Тиззарядка»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: балалар өчен – «ШАЯН Тиззарядка»

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: балалар өчен – «ШАЯН Тиззарядка»

19 август, 17.00 сәгатьтә «Калейдоскоп» балалар паркында (Р. Зорге урамы) «ШАЯН Тиззарядка» узачак. Чараны Казан Мэриясе «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә уздыра. Әлеге акция – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы.

Сезне яраткан алып баручыларыгыздан саф һавада күңелле күнегүләр, актив флешмоблар, каналыбызның төп геройлары Шаян һәм Мияу белән фотога төшү, «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләр, җанлы аралашу көтә. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Яхшы кәеф, энергия аласыгыз килсә, безгә кушылыгыз!

Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре Казанда 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып китте. Узган ел аның дәвамында 14 дәрес узды. Быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс буенча мастер-класслар үтте.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла.

Чарага җыелу вакыты: 16.30, бәйрәмнең төп өлеше 17.00дә башлана.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...