БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Бу атнада сезгә ШАЯН егетебез Әнвәр Хәертдиновның искиткеч гыйбрәтле «Сабыр төбе - сары алтын» дип исемләнгән хикәясен тәкъдим итәбез!

Кем генә сагынып көтеп алмый икән ул җәйге каникулларны! 9 ай тырышып укыганнан соң минем дә шәһәр ыгы-зыгысыннан аерылып, авылга кайтып китәсем килде. Авылга гына хас мөхит, аның чиста һавасы, матур табигате мине үзенә тартты.

Менә ул, нәкъ мин күз алдына китергән авыл. Кошлар сайравы, әтәчләрнең кычкырувы, күптән күрешмәгән күршеләрне, дәү әнинең бәлешләрен, балыкка баруларны да мин сагынып кайттым.

Безнең дәү әти балык тотарга бик ярата. Көненә берничә мәртәбә дә барып кайтырга әзер. Без аның белән киңәшләштек тә, иртүк торып, балыкка барырга булдык.

Дәү әти, энем һәм мин иртәнге сәгать дүрттә торып, балыкка киттек. Күк йөзе аяз, һавасы чиста, әкрен генә кояш чыгып килә. Үзебезнең яраткан Доха елгасына килеп җиткәч, аның көзге сыман тип-тигез өслегенә сокланып тордык. Кармакларыбызны әзерләдек тә, суга салдык.

Менә беренче балыкны дәү әти эләктерде. Шуннан соң күп тә үтмәде, энемә дә эләкте. Ә минем калкавыч селкенми дә. Мин тикшереп карарга булдым: Бәлки селәүне ашап киткәннәрдер? Кармагымны алып карасам, селәү урынында иде. Кармакны кире суга салдым да, ашап алырга булдык. Дәү әти белән энем тыныч кына ашый алмадылар, чөнки аларның калкавычлары «биеп» кенә торды.

Менә мин дә яр буена килеп утырдым. Черкиләр тик кенә торырга ирек бирмәделәр, сырып алдылар. Дәү әти кармакларны әкрен генә җыя башлады. «Миңа да кармакны җыярга кирәк!» - дип, суга карасам, калкавыч юк. Энем: «Абый, абый, алып китте бит», - дип кычкыра. Мин кармакны тарта башладым, ләкин ничек кенә тырышсам да, чыкмады. Дәү әти: «Улым, әкрен генә, яр буйлап кына тартып чыгар», - диде. Ул балык белән мин шактый көрәшкәнмендер. Дәү әти әйткәнчә, балык яр буена килеп җиткәч, мин бөтен көчемә кармакны тарттым. Өскә карасам, анда минем кул кадәр зур чуртан балыгы очып бара. Күзем маңгайда... Аның зурлыгы!!! Минем «авыз -колакта, колак-еракта»... Сөенүләрем, бу, чыннан да, мин тоткан балык микән, дип, озак ушыма килә алмый тордым.

Өйгә кайтып җиткәнне, сизмәгәнмен дә. Өйдәгеләр дә минем балыкны күреп, шаккаттылар.

Шушы хәлдән соң мин «Сабыр төбе - сары алтын», - дигән татар халык мәкален исемә төшереп, нәтиҗә ясадым.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...