«ШАЯН Тиззарядка»га чакырабыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН Тиззарядка»га чакырабыз!

«ШАЯН Тиззарядка»га чакырабыз!

19 август 17.00дә «Калейдоскоп» балалар паркында (Гарифҗанов урамы, 2/1) «ШАЯН Тиззарядка» узачак. Чараны Казан Мэриясе «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә уздыра. Әлеге мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы.

Сезне «ШАЯН ТВ» алып баручыларыннан саф һавада кызыклы күнегүләр, флешмоблар, каналыбызның төп геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү, «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләр, җанлы аралашу көтә.

Җәй тәмамлануга да санаулы мизгелләр генә калып бара. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Яраткан каналыгыз белән бергә тиззарядка ясарга килегез! «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», - дип, юкка гына әйтмиләр. Бетмәс дәрт, көч-куәт, яхшы кәеф, энергия аласыгыз килсә, безгә кушылыгыз! Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!

Чарага җыелу вакыты: 16.30, бәйрәмнең төп өлеше 17.00дә башлана.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...