«Клео белән Кукин» иртәгәдән кабат эфирда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Клео белән Кукин» иртәгәдән кабат эфирда!

«Клео белән Кукин» иртәгәдән кабат эфирда!

Көндәлек тормышта фантазия һәм хыяллар ничек ярдәмгә килә ала? Кечкенә Клеоның җавап бар!

Сигез яшьлек кыз Клео - алты бала үсә торган зур гаиләдә иң олы бала. Ул бөтен гаиләсе өчен кызыклы уеннар уйлап таба, теләсә нинди ситуациядә дә өч энесе һәм ике сеңлесе белән уртак тел таба белә. Туганнарына төрле проблемаларны тыныч хәл итәргә һәм дөньяны танып-белергә өйрәтә. Сабыйларның иң кечкенәсенә, Кукинга исә нибары бер яшь, тик өлкәннәре аны игътибарсыз калдырмый. Маҗаралар дәвам итә!

«Клео белән Кукин» мультсериалы иртәгәдән кабат эфирда! Бу күңелле тату гаилә белән якыннанрак танышасыгыз килсә, дүшәмбедән-җомгага кадәр 14:35 һәм 22:35 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...