ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Боланнарның туганнары булып саналган пошилар Россия территориясендә киң таралган. Бу көчле хайваннар эсселекне начар кичерә, ә менә Төньяк шартларында үзләрен яхшы хис итәләр. Саклык чаралары кулланганда, әлеге җәнлекләр кеше өчен куркыныч тудырмыйлар.

* Ата пошилар зур мөгезле булалар, елына бер тапкыр исә мөгезләрен салалар. Ләкин мөгезнең аларга ни өчен кирәклеген барысы да аңлап бетерми. Баксаң, мөгез пошиларга авазларны яхшы тотып ала һәм төрле урыннарда ориентлашырга ярдәм итә торган антенналар булып тора икән.

* Эре пошиларның авырлыгы 600 килограммнан артып китә.

* Пошилар дөньяда барыннан да бигрәк Россиядә һәм Канадада киң таралган.

поши2.jpg

* Үзенең озын аяклары аркасында поши, башын иеп, су эчә алмый. Суга кадәр иелү өчен аңа алгы аякларын бөгәргә яисә тезләнергә кирәк.

* Әлеге җәнлекнең тояклары алгы кырыйдан очлаеп китүе белән кызыклы. Алар пошиның дошманнары өчен куркыныч корал булып тора. Аңа хәтта аю белән бүре көтүе дә каршы тора алмый икән.

* Җәй көне эссе булганлыктан, пошилар төнге яшәү рәвеше алып баруны өстен күрәләр, ә кышын исә - көндезге тормыш белән яшиләр.

* Пошиның озын аяклары һәм киң тояклары чытырманлык һәм сазлыкларда җиңел йөрергә мөмкинлек бирә.

* Кайвакыт пошилар суүсемнәре белән тукланалар. Моның өчен алар башларын су астында бер минут чамасы тота алалар.

поши3.jpg

* Бу җан ияләре үләннәр белән туклануга карамастан, гөмбәне дә бик яратып ашыйлар.

* Пошиларның ишетү һәм ис сизү әгъзалары үткен, ә менә күз күреме зәгыйфь. Әгәр дә кеше хәрәкәт итмәсә, пошилар аны 20-30 метр ераклыктан да сизмәскә мөмкиннәр.

* Бу хайваннар кешеләргә беренче булып бик сирәк, гаиләләрен саклаганда гына һөҗүм итәргә мөмкиннәр.

* Аюлар күпчелек очракта пошиларны ауларга куркалар, аларга бары тик куаклыкта гына һөҗүм итәргә мөмкиннәр, чөнки анда пошилар хәрәкәтләнә алмыйлар. Ә менә ачык урында аюлар да пошилар белән очрашудан һәм аларның көчле тоякларыннан куркалар.

* Пошилар бик яхшы йөзә, өстәвенә сәгатенә 10 километрга кадәр тизлек белән йөзә алалар. Поши хәтта чумарга һәм сулышын 30 секундка кадәр су астында тоткарларга сәләтле.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...