Язның беренче көнендә үзенчәлекле бәйрәм – песиләр көне билгеләп үтелде. Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән дүрт тәпиле дусларга битараф калып булмый торгандыр. Ә сез әлеге җан ияләре хакында ниләр беләсез? Кайбер кызыклы фактлар белән таныштырып китәбез.
* Мыеклары ярдәмендә песиләр тирә-юньгә яраклашалар.
* Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә. Кешенеке якынча – 75 тапкыр.
* Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый.
* Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыларнын күреп җиткерми.
* Песи балаларының сөт тешләре була.
* Песи тирли белми, аның тәпиләрендәге мендәрчекләре генә тирли.
* Куркыныч янаганда песи сәгатенә 48 чакрым тизлек белән йөгерә ала.
* Мәченең 12 пар мыегы бар.
* 95% кеше песиләре белән сөйләшә.
* Песи күзләре караңгыда да күрә.
* Якынча алар 6 ел яшиләр, иң олы мәче 39 яшен тутырган.
* Мультикларда ялганлыйлар: мәчеләрне чи балык белән ашатмау яхшырак.
* Кошки үз гомеренең 70% ка якынын йоклый.
* Мәчеләр төш күрәләр.
* Мәчеләр 100 гә якын төрле тавыш чыгарырга сәләтле.
* Песи үз гомеренең 70% ка якынын йоклап үткәрә.
* Мәчеләр төш күрәләр.
* Мультфильмнардан күреп белгәнчә, мәчеләргә чи балык ашатмау яхшырак.
* Песи үз дигәненә ирешү өчен берничә сәгать буе туктаусыз мырауларга сәләтле.
* Песинең активлыгы кичке вакытта арта.
* Әгәр мәче аркасына ята икән, шул рәвешле, ул үзенең кешегә булган ышанычын белдерә.
Комментарийлар: